Рамазан аена 1 көн калды. Организмга да, сәламәтлеккә дә зыян китермәс өчен, ураза тотканда нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?  Терапевт, диетолог, нутрициолог Алинә Усаинова киңәшләре. Сәхәргә нәрсә ашарга?  – Гадәттә күпләр сәхәргә гади углеводлар ашый. Әйтик, ботка, пылау, җиләк-җимеш. Аннары берәр баллы әйбер яки камыр ризыгы белән чәй эчәләр. Көне буе су эчеп булмый дип, ашаганнан соң мөмкин кадәр күбрәк су эчәргә тырышалар.  Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Сәхәр ашагыз, дөреслектә, сәхәрдә бәрәкәт бар», – дигән. Шуңа да сәхәрне калдырмагыз. Аксым, май, клетчатка белән туклансагыз, кайчан ифтар җитәрмен көтмәссез.  Аксым – ит, йомырка, балык. Май – сарыкның курдюк, эч майлары, ат ялы, сыер мае. Клетчатка – яшел тәмләткечләр, петрушка, кыяр, ташкабак, кәбестәнең бөтен төре.  Суны күпме эчәргә? – Ифтарда 1-2 стакан җылы су. Ул ашкайнату системасын эшләтеп җибәрә. Тәравих намазы вакытында 4-5 стакан. Нәтиҗәдә 1,5-2 л. эчәбез булып чыга. Һәм бу киләсе ифтарга кадәр җитә.  Ифтарда нинди ризыкларга өстенлек бирергә? – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Берегез ифтар кылса, хөрмә белән авыз ачсын, чөнки анда бәрәкәт бар. Инде хөрмә тапмасагыз, су белән авыз ачыгыз, чөнки ул чиста була», – дигән. Ифтарга җиңелчә ризыклар әзерләгез: салатлар, кайнар чәй, 1-3 финики. Кинәт кенә күп итеп ашап куймагыз. Иң элек 1-2 стакан җылы су эчегез. Салкын су эчәргә ярамый – Ифтарда салкын су эчәргә ярамый, ни өчен дигәндә, ашказаныбыз аңа җайлашмаган. Салкын су эчкән саен, ашказаныбызга стресс була: кан тамырлары кысыла, ашкайнату процесслары акрыная. Ә витаминнар һәм минераллар, аксымнар нәкъ менә ашказанында үзләштерүгә әзерләнә! Ашказаны исә сәламәтлегебезнең нигезе булып тора. Салкын су эчсәк, ашказаны 20-30 минуттан бөтен ризыкны нечкә эчәклеккә “ыргыта”. Бу исә эчәклеккә зур зыян китерә, чөнки анда үзләштерелмәгән ризык килеп эләгә, билгеле бер вакыттан соң исә ул ризык чери башлый. Шул рәвешле витаминнар да үзләштерелми. Шунысы да бар: аксым (ит, балык, йомырка) череп, череткеч бактерияләрне тукландыра. Шул сәбәпле эчәклекнең аутоиммун авырулары, энтерит, яман шеш барлыкка килергә мөмкин.  Моннан тыш салкын су бавыр авыруларына да китерә. Чыганак: "Шәхри Казан" газетасы